Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

  • 03.07.2026 06:14

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә – Сухумда узачак Сабантуйда катнашырга килде.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасы Хөкүмәтләре оештыра. Сабантуйны оештыруда җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Актаныш муниципаль районы билгеләнгән, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисен тантаналы Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Сухумның яр буенда бәйрәмгә әзерлек белән танышты. 15:30 да Сабан туеның тантаналы ачылышы башланачак. Анда РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Зураб Бадраның котлау чыгышлары көтелә. Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясый һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырачак.

Абсолют батырга Сабантуйның төп бүләге – җиңел автомобиль тапшырылачак.

v

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте ...

Кардиолог эссе көннәрдә нинди очракларда “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәклеге турында әйтте

Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көчле эсседә йөрәк һәм ка ...

Чит илдә ял итү чир белән яный: табиблар нәрсәдән сакланырга кирәген әйтте

Җылы эзләп чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итү ...

Рәмис Мөҗипов: «Мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды»

Киләсе елда кызыбыз мәктәпне тәмамлый. 2027 елдан педагогик белгечлекләр буенча укырга керергә җыенучыларның барысы да т ...

Рөстәм Миңнеханов Росздравнадзор башлыгы Алла Самойлова белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкче ...