2026 ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип кабул ителде.
Район Мәдәният йортында Россиядә Халыклар бердәмлеге, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын ачу уңаеннан зур концерт программасы тәкъдим ителде.
Чара илебез тарихына, батыр ул-кызларыбызның каһарманлыгына һәм тыныч тормыш өчен армый-талмый хезмәт куючыларга хөрмәт билгесе булды.
Тантаналы кичәдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова сәламләде. Ул үз чыгышында бердәмлекнең һәм ватанпәрвәрлекнең әһәмиятен ассызыклады:
— Хөрмәтле райондашлар! Халыклар бердәмлеге – ул безнең төп көчебез, татулыкта һәм аңлашып яшәвебез – киләчәккә ныклы адым. Ә хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы безне Ватаныбызны саклаган һәм бүген дә тынычлыгыбыз сагында торган каһарманнарны онытмаска, намуслы хезмәт белән илебез үсешенә өлеш кертүчеләрне хөрмәтләргә чакыра. Бердәм булганда гына без зур үрләр яулый алабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! — диде ул.
Чарада шулай ук районның хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров чыгыш ясап, хәрби хезмәтнең абруе, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләде, батырлык үрнәге күрсәткән райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Концерт программасы җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән туган илгә мәхәббәт, тынычлыкка омтылыш, хезмәт кешесенә ихтирам турында җырлар яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны җылы алкышларга күмде.
Кичә барышында райондашларны бүләкләү тантанасы да узды. Намуслы хезмәте, җәмгыять тормышындагы активлыгы, хәрби бурычын үрнәк үтәве белән аерылып торган якташларыбызга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның һәркайсы — яшь буын өчен матур үрнәк, горурлык чыганагы.