Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачкан. Самолёт атнасына ике тапкыр очачак. Бу хакта “Татар-информ” республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә таянып яза.
«Ташкент – яңа юнәлеш. Казаннан алтынчы халыкара юнәлеш бу. Рейслар даими нигездә тәүлек әйләнәсе башкарылачак», – дигән авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.
Әлеге маршрут буенча самолёт Казаннан дүшәмбе көннәрендә – 23.55 сәгатьтә һәм җомгада – 23.45 сәгатьтә очачак. Ташкенттан исә шимбә көннәрендә – 6.15 сәгатьтә һәм сишәмбе көннәрендә – 6.25 сәгатьтә кузгалачак.
Самолётта очу 3 сәгатьтән аз гына күбрәк вакытны алачак.