Күптән түгел район мәдәният үзәгендә «Талантлар фестивале» узды. Тантаналы чарада районыбыз җитәкчеләре, мөхтәрәм укытучылар, тәрбиячеләр, кадерле укучыларыбыз катнашты
Талантлар фестивале ул — үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган остазларыбыз һәм фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызның бәйрәме. Тантананың дәүләт гимннары астында ачылуы әлеге чараның ни дәрәҗәдә әһәмиятле, югары икәнлеген күрсәтә.
«Талантлар парады«нда ел дәвамында матур нәтиҗәләргә ирешкән, Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүче укучыларга район башлыгы грантын тапшыру матур традициягә әверелде. Быел әлеге бәхет Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Камилә Гыйматдинова һәм Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Станислав Васильевка елмайды. Үзе укыган белем йортына һәм дә районга дан китергән укучыларны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов котлады.
Сәхнәгә халыкара, регионара һәм региональ этап олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларыбыз күтәрелде. Татар теле буенча халыкара олимпиада призерлары: Зифа Бариева — Норма урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара олимпиада җиңүчесе, республикакүләм олимпиадаларда татар теле һәм татар әдәбияты, рус әдәбияты фәннәре буенча призер; Дилә Хәбибуллина — Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара олимпиада җиңүчесе, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында сәнгать, республика олимпиадасында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча призер; Диләрә Саттарова — Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара олимпиада призеры, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында тарих һәм сәнгать фәннәре буенча призер, республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда татар әдәбияты фәне буенча призер; Әмирә Шиһапова — Норма урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара, рес-публика күләмендә уздырылган олимпиадаларда татар әдәбияты фәне буенча призер; Камилә Закирова — Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара олимпиада призеры, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында сәнгать фәне буенча призер, республика олимпиадасында татар әдәбияты фәне буенча җиңүче.
Рус теле буенча халыкара олимпиада призеры: Камилә Мөхәммәдиева — Смәил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, рус теле буенча халыкара олимпиадада, республика олимпиадасында рус теле фәненнән җиңүче; Әдилә Хафизова — Сосна төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, рус теле буенча халыкара олимпиадада призер.
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр: Камилә Әхмадуллина — Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, сәнгать фәне буенча призер; Айсылу Әнвәрова — Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, физик тәрбия фәне буенча призер; Искәндәр Бәдегиев — Карадуган гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, тарих фәне буенча призер; Станислав Васильев — Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, физика фәне буенча призер, мари теле һәм әдәбияты, математика, информатика һәм физика буенча республика олимпиадалары җиңүчесе; Әдилә Гайнетдинова — Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, инглиз теле фәне буенча призер, Әдилә шулай ук «Олимпка юл» республика олимпиадасында да инглиз теле фәне буенча призер. Гөлназ Галиева — Салавыч күппрофильле лицееның 11 сыйныф укучысы, ОБЗР фәне буенча призер. Диана Галимҗанова — Смәил урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, география фәне буенча призер, республика олимпиадасында рус теле һәм геология фәннәреннән призер, рус теле буенча Халыкара олимпиадада чыгыш ясады.
Камилә Гыйматдинова — Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, химия һәм рус әдәбияты фәннәре буенча призер, шулай ук «Олимпка юл» республика олимпиадасында физика һәм химия фәннәре буенча да призер; Әмирхан Закиров — Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, робототехника юнәлешендә информатика фәне буенча призер; Константин Исаев — Урта Көшкәт урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, география буенча призер. Раил Йосыпов — Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, ОБЗР фәне буенча призер; Нияз Петров — Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы, ОБЗР фәне буенча призер, шулай ук «Олимпка юл» республика олимпиадасында информатика фәне буенча да призер; Сафия Рябицева — Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, сәнгать буенча призер; Мәрьям Сафина — Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, сәнгать фәне буенча җиңүче; Әдилә Сәмигуллина — Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җәмгыять белеме фәне буенча призер; Искәндәр Хәбибуллин — Салавыч күппрофильле лицееның 10 сыйныф укучысы, инглиз теле һәм ОБЗР фәннәре буенча призер, шулай ук «Олимпка юл» республика олимпиадасында да инглиз фәне буенча призер; Наил Хәкимов — Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, физик тәрбия фәне буенча призер; Зәринә Хөсәенова — Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, рус әдәбияты фәне буенча призер, сәнгать фәненнән җиңүче. Алмаз Шәфигуллин — Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, тарих фәне буенча призер.
Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы 2026 елны «Мәктәпкәчә белем елы» дип игълан иткән иде. Фидакарь хезмәтләре, осталыклары һөнәри бәйгеләрдә сыналган тәрбиячеләргә Айдар Хәйретдинов Балтач муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яшь укытучыларыбыз арасында уздырылучы «Педагогик дебют», туган тел мөгаллимнәренең «Иң яхшы туган тел укытучысы» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре, тәрбия юнәлешендә педагогларның осталыкларын үстерү мәйданы булып торучы «Кеше тәрбияләү — 2026» конкурсының муниципаль этабын үтеп, зона этабында район данын яклап чыгыш ясаган укытучылар да бүләкләнде.
Республикакүләм олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларыбыз да күп, югары сыйныфларда утызлап булсалар, түбән сыйныфлардан 23 укучы сәхнәгә чакырылды.
Районыбыз укучылары республика, Бөтенрәсәй, төбәкара фән олимпиадаларында һәр ел актив катнашып, елдан — ел матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бу ел укучылар 104 призлы урын яуладылар. «Хезмәт«ебез аларны үзенең интернет киңлекләрендә мөмкин кадәр күрсәтеп барды. Бу уку елында беренче тапкыр 8-10 сыйныф укучылары арасында «Ватанга хезмәт итәм! Халкыма хезмәт итәм!» дип исемләнгән республика олимпиадасы үткәрелде, әлеге олимпиадада Чулпан Гарәфиева җитәкчелегендә 5 көн дәвамында төрле сынаулар үтеп призер булып кайткан Балтач гимназиясе укучылары Булат Шәймөхәммәтов, Артём Филиппов, Самат Сәләхетдиновны бүләкләп уздылар.
Сәхнәгә республика дәрәҗәсендә җиңү яулаган укучыларның остазлары чакырылды. Сокландыргыч мизгелләр — алтмыштан артык остаз сәхнә яменә әверелде.
2017 елдан республика күләмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, «Тату сыйныф серләре» исемле ата-аналар комитетларының республика конкурсы үткәрелә. Фестивальдә ул серләрне белүчеләр дә читтә калмады, «Гран-при«га Норма урта мәктәбенең 5а сыйныфы әти-әниләр комитеты лаек булды. Алар шулай ук республикада 1 нче урын яуладылар.
Бу уку елында «Һөнәри осталык» бәйгесендә 452 бала катнашты, алар 28 компетенция аша үзләренең көчләрен сынадылар. Әлеге юнәлештә уңыш казанган укучылар шулай ук бүләкләнделәр.
Йолдызлар бик күп санасаң, тик арада барыбер дә якыннары өчен берсе яктырак яна. Әти-әнисенә, укытучысына, мәктәбенә, сыйныфына, районына куаныч китергән талантларыбыз моңарчы да күп булды, моннан соң да күп булсын, дигән теләктә калабыз. Фестивальдә укучыларга, остазларга тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ — 2026»: Лилия Заһидуллина — Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасы; Людмила Ишмурзина — Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасы; Сиринә Закирова — Кариле балалар бакчасы; Марина Журавлева — Чепья балалар бакчасы; Илүзә Хәсәнова — «Карадуган балалар бакчасы»; Екатерина Евдокимова — Кече Лызи балалар бакчасы; Зилә Хәбибрахманова — Балтач бистәсенең 5 номерлы балалар бакчасы.
«ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ — 2026»: Резеда Бәдгиева — Салавыч күппрофильле лицееның химия-биология укытучысы; Альмира Мәҗитова — Смәил урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы; Гөлшат Имаева — Норма урта мәктәбенең химия-биология укытучысы; Ләйсән Шәфигуллина — Нөнәгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы; Алиса Филиппова — Чепья урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; Ләйсән Зәкиева — Шубан төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы.