Күпләр яшел чәйне иң файдалысы дип саный.
Әмма табиб-диетолог Анастасия Еимова фикеренчә, сыйфатлы яшел һәм кара чәй арасында сәламәтлек өчен зур аерма юк. Бу хакта «Газета.Ру» яза.
Белгеч аңлатуынча, яшел, кара, ак чәй һәм олун — барысы да бер үк үсемлектән, ягъни camellia sinensis тан әзерләнә. Аерма бары тик эшкәртү һәм ферментация дәрәҗәсендә генә.
Яшел чәй катехиннарга, ә кара чәй теафлавиннарга бай. Икесендә дә антиоксидантлар бар, алар организм өчен файдалы санала.
Диетолог сүзләренчә, чәйне уртача күләмдә эчү йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметергә мөмкин. Әмма бу чәй дәвалый дигән сүз түгел.
Табиб пакеттагы чәйләр турында да фикерен әйткән. Аның сүзләренчә, алар да зарарлы түгел — составында шул ук файдалы матдәләр бар, бары тик тәме һәм сыйфаты аерылырга мөмкин.
Шулай ук белгеч үлән чәйләренең — ромашка, бөтнек, каркаде кебек эчемлекләрнең — гадәти чәй түгеллеген искәрткән. Аларның күбесендә кофеин булмый, шуңа күрә кофеинга сизгер кешеләр өчен яхшырак булырга мөмкин.
Тик чәйне артык кайнар килеш эчәргә киңәш ителми. Табиб кисәткәнчә, бу үңәчкә зыян китерергә һәм хәтта яман шеш хәвефен арттырырга мөмкин.
Моннан тыш, куе чәй: кан басымын вакытлыча күтәрергә, ашказаны авыруларын көчәйтергә, тимер үзләштерүне киметергә мөмкин.
Шуңа күрә белгечнең төп киңәше гади: чәйне чамасын белеп һәм организм үзенчәлекләрен исәпкә алып эчәргә кирәк.