Раяз Шәйхразыев: «Максатым — үземә дигән акчамны үзем эшләп табу»

  • 30.06.2026 10:35
Раяз Шәйхразыев: «Максатым — үземә дигән акчамны үзем эшләп табу»

Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эш кайнап тора, биредә яшүсмерләр дә хезмәт куя, туган якның үсеше өчен үзләреннән зур өлеш кертә.

Яшь буынны кечкенәдән хезмәт сөючән, туган җиренә тугрылыклы итеп тәрбияләүдә Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыгы зур өлеш кертә. Быелгы җәйге чорда Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Актаныш районы буенча бүлеге белән берлектә биредә 5 яшүсмер рәсми рәвештә эшкә урнаштырылды.

Назыйф Салихов: «Җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыру — төп бурычларыбызның берсе»

Яшүсмерләр остазлары күзәтчелегендә, хуҗалыкның төрле тармакларында җаваплы хезмәтләр башкара: алар комбайнчы ярдәмчесе булып кырларда хезмәт куя, төзелеш бригадасында ремонт эшләрендә катнаша, амбарда һәм терлек азыгы әзерләү цехында булыш, газонокосилка белән хуҗалык территориясендә печән чабып, чисталык үрнәге күрсәтә.

Кыр батырларына яшь алмаш

Раяз Шәйхразыев: «Максатым — үземә дигән акчамны үзем эшләп табу»

Амбар эшләрендә катнашучыларның берсе - Раяз Шәйхразыев. 8 нче классны тәмамлаган егет 10 июньнән үк рәсми рәвештә эшкә урнашкан. Эшкә урнашырга аңа әтисе тәкъдим иткән — Нур Баян исемендәге хуҗалыкта биржа аша урнашып булуын әйткәч, үсмер бала бик шатланып риза булган. Оешма җитәкчелеге яшь эшчеләрне бик җылы, яхшы каршы алган.

— Раяз, биредә төгәл нинди эшләр башкарасыз, авыр түгелме сезгә?

— Юк, авыр түгел, көчебез җитә. Биредә без ашлык, ярма ташыйбыз, кирәк урында буяу эшләрендә катнашабыз. Иртәнге сәгать сигездә эшкә киләбез, унбердән бергә кадәр — төшке аш һәм ял вакыты, аннары соң өчкә кадәр хезмәт куябыз. Канун нигезендәге эш вакытыбыз саклана.

— Беренче эш хакыңны нәрсәгә тотарга планлаштырасың?

— Максатым — акча җыю. Каядыр бетереп барырга түгел, ә киләчәккә дип җыеп барам. Эш стажыбыз бару да, биржадан өстәмә пособие бирелүе дә безнең өчен зур шатлык. Киләсе җәйләрдә дә биредә рәхәтләнеп эшләячәкмен әле.

Иптәше Камил Галиев белән бергә кулга-кул тотынып эшләгәнгә күрә, яшүсмерләр өчен хезмәт көннәре бик күңелле һәм тату үтә.

Авыл җирлегендә яшьләргә шундый зур мөмкинлекләр тудырган Нур Баян исемендәге хуҗалыкта җитәкчелегенә һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә рәхмәт белдерәбез. Яшь эшчеләребезгә хезмәт юлында зур уңышлар телибез!