26 июньдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада болытлы, урыны белән аязучан һава көтелә. Кайбер районнарда яңгырлар яварга һәм яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән җил көчәеп, 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9…+14 градус чикләрендә булачак. Көндез республикада һава +16…+21 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгыш районнарда температура +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Казанда да һава торышы үзгәрүчән булачак: болытлы һава, вакыт-вакыт яңгыр һәм аерым урыннарда яшен көтелә. Башкалада җил төньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, урыны белән 13 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.
Казанда көндезге максималь температура +17…+19 градус булачак.
Белгечләр яшенле яңгыр вакытында ачык урыннарда сак булырга, көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итә.