Казандагы Кабан күлен күмәләр һәм карт агачларны кисәләр

  • 26.03.2026 10:10

Казанда Кабан күле буендагы талларны кисәләр. Гәрчә башта инвазив, Америка өрәңгеләрен генә кисәргә вәгъдә иткән булганнар. Билгеләп үтелгәнчә, халык һәрвакыт бу талларны саклап калу ягында булган, дип яза «Миллиард.Татар» Телеграм-каналына сылтама белән «Татар-информ».

Полиция һәм прокуратура Казан биологы Антон Бортяковның күлне күмү һәм су саклау зонасында агачларны кисү турындагы мөрәҗәгатен кабул иткән. Бортяков хәбәр иткәнчә, талларны вәхшиләрчә кисәләр, ә күл Шиһабетдин Мәрҗани урамы буенча берничә гектар өлешен һәм кыргый яр буен югалткан.

Активистлар шулай ук халык катнашында фикер алышулар үткәрелмәвен әйтә, әлеге эшләр башкарыла торган урынның паспорты юк, күлдә өем ясарга рөхсәт бармы-юкмы икәне билгесез.

Тышкы төзекләндерү комитетында искәртүләренчә, бу — сулыкны күмү түгел, ә юл терәкләрен урнаштырганда техника үтү өчен кирәкле вакытлыча ясалган өем. Комны эшләр тәмамланганнан соң алып китәргә вәгъдә итәләр.

Мэриядә агачларны кисүне «мәҗбүри» чара дип атадылар, авария хәлендәге агачлар гына киселүен әйттеләр. Түрәләр аңлатканча, тикшерү агачларның авышуын, черүен һәм кайры корты белән зарарлануын ачыклаган. Талларның күп өлешен саклап калырга вәгъдә итәләр, ә юллар агачларны читтәрәк калдырып проектланачак.