Ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды

  • 20.03.2026 12:31

Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: анда республиканың барлык төбәкләрендә яшәүче ветераннар 11 номинациядә (вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр) сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын кешеләренең социаль активлыгын арттыруга, аларны мәдәни һәм иҗат тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс программасында хор һәм вокаль-инструменталь коллективлар, инструменталь ансамбльләр, хореографик төркемнәр, шулай ук төрле жанрдагы солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашачак.

IX фестивальне уздыру һәм оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 10008,0 мең сум акча бүлеп бирелгән.

v

Казанлыларга күчмә рентген җайланмаларында флюорография узарга тәкъдим ителә

Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулёз китереп чыгаручы «Кох таякчыгы» бактер ...

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы узачак

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы узачак. Депутатлар 13 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика зак ...

14 мартта Казанда яман чир белән көрәшүчеләр өчен чара узачак

Алар ялгыз түгел. Иртәгә, 14 мартта, яман чир белән көрәшүчеләрне бер түбә астына җыячаклар. «Огни добра» («Яхшылык утла ...

Россиядә чит илгә чыгу өчен салым кертү тәкъдим ителде

Мондый инициатива белән Россия туризм индустриясе союзы җитәкчесе Илья Уманский чыккан. Ул әйтүенчә, алынган ак ...

Казанда узачак яшүсмерләр чаңгы марафонына теркәлү төгәлләнә

15 мартта 51 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узачак. Катнашуга 13-18 яшьлек чаңгычылар чакырыла. Яшь спортч ...