Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк

  • 14.07.2026 09:38

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.

«Татарстанда 4,8 миллион мобиль интернеттан файдаланучы исәпләнә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында беренче урында», – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, чикләүләр вакытында 4G интернет сүнеп тора, мондый вакытта кулланучылар өчен иске форматтагы 3G һәм 4G интернет кала, алар нигездә шалтыратып сөйләшүләр өчен хезмәт итә. Моннан тыш, чикләүләр вакытында челтәргә йөкләнеш 7-8 тапкыр арта, дип тә искәртте Илья Начвин.

– Әлеге кыенлыкларны хәл итү өчен без челтәрнең мөмкинлекләрен арттырырга тиеш. 2026 елда элемтә операторлары 1100 инфраструктура объектына инвестицияләр җәлеп итәчәк: 398 база станциясе төзеләчәк һәм 702 станция яңартылачак. Бүген әлеге эшләрнең яртысы төгәлләнгән инде, – диде ул.

Министр әйтүенчә, иң зур эшләр Казанда (277 объектта), Түбән Камада (113 объектта) һәм Чаллыда (93 объектта) башкарылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

За ночь средства ПВО сбили 342 украинских беспилотника

За ночь дежурные средства ПВО сбили 342 украинских беспилотника над территорией 15-и регионов страны, а также над А ...

Член СПЧ предупредила о мошенниках, обманывающих семьи бойцов СВО

Представители преступного мира звонят членам семей участников СВО, сообщают им о пропаже их близких и предлагаются за во ...

Сенатор Волошин отметил важность спорта в международной дружбе

Спортивные соревнования с участием международных команд предоставляют России возможность наладить диалог с другими стран ...

«Дух Анкориджа» совсем иссяк: Трамп велит России «забыть о полном освобождении» Донбасса

Фото: Tasos Katopodis/Getty Images Административные границы бывшей Донецкой о ...

Татарстанда СВО ветераны кулдан идарә ителешле автомобильгә ия булды

Әлмәттән махсус хәрби операция ветераны Айдар Сәйфетдинов кулдан идарә ителешле махсус автомобильгә ия булган. Ватанны с ...