Казанлыларга күчмә рентген җайланмаларында флюорография узарга тәкъдим ителә

  • 20.03.2026 08:10

Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулёз китереп чыгаручы «Кох таякчыгы» бактериясе ачылган көнне билгеләп үтелә. Бу хакта сәламәтлек министрлыгы хәбәр итә.

2026 елның 24 мартыннан 31 мартына кадәр Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә (Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә) Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көненә багышланган профилактика акцияләре, күчмә рентген җайланмаларында халыкка флюорографик тикшерү үткәрү планлаштырылган. Тикшерүләр бушлай үткәреләчәк.

Үткәрү вакыты һәм урыны Казан шәһәрендә:

25 март – «Тандем» сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Ибраһимов ур., 56;

26 март – «Арт Сити» ТК территориясе 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Н. Ершов ур.;

27 март – KazanMall сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Павлюхин ур., 91.

Тикшерү узарга теләүчеләргә үзләре белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Ашыгыч ярдәм яңача эшли башлады

Хәзер «103» номерына шалтырату бердәм үзәктә кабул ителә, дип хәбәр бирә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай ...

9 Майда Казанда кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә һәм җәмәгать транспорты эше көчәйтелә

Җиңү көнендә Казанда җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк, ә берничә урамда бәйрәм чараларын әзерләү һәм узд ...

Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә катнашты

Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ите ...

Миңнеханов: Хәзерге катлаулы шартлардаҗитештерүләрне үстерү өчен шартлар тудыру мөһим»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар ...

Татарстанда язгы культураларны чәчү башланды

Лениногорск муниципаль районында борчак чәчү башланды, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчүгә кереш ...