Кичә районда — Сарманда hәм Җәлилдә чыгарылыш кичәләре узды.
Районның 94 егет-кызы кулларына урта белем турында документ алдылар. 50 укучы Сарман, Зур Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер, Әлмәт мәктәпләрен hәм гимназия тәмамласа, 44е посёлок мәктәпләрендә белем алган.
Сарман район мәдәният йортында узган тантана мизгелләрен сезнең белән дә уртаклашабыз, хөрмәтле дуслар.