Сәламәтлек саклау министры балалар өчен түләүле медицина хезмәтләрен бетерергә өндәде

  • 11.02.2026 16:10

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә барырга өндәде.

Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина советы утырышында ясаган чыгышында ул шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ.

«Хәзерге демографик вазгыятьтә ата-аналар медицина ярдәме үтемле булуын тоярга тиеш. Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре акрынлап көн үзәгеннән, безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш. Чынлыкта без күрәбез: ата-аналар гаиләне ишәйтергә телгәндә, укыту, медицина ярдәмен күздә тотып, бала табу күпмегә төшәчәген уйлый», – диде министр.

Ул шул рәвешле ата-аналарның бала үстерү чыгымнары аз булмавын аңлавына ишарәләде. «Әйе, бюджет, нормативлар да бар, ләкин барыбер балалар – гаиләнең кыйммәте, бала һәр ата-ана өчен кадерле. Ата-аналар моны сизәргә тиеш», – дип белдерде ул.

Альмир Абашев Республика балалар клиник хастаханәсе иганәчеләренә балаларны дәвалауда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сез зур эш башкарасыз», – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Республикада кош аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итә башладылар

Татарстанда аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Аучылык планлаштырылган райо ...

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат тех ...

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте ...

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә – Сухумда узачак Сабантуйда катнашырга килде. Бә ...

Кардиолог эссе көннәрдә нинди очракларда “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәклеге турында әйтте

Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көчле эсседә йөрәк һәм ка ...