Бүген «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 метр биеклектәге чәкчәктән манара төзеделәр.
Биеклек буенча гына түгел, авырлык буенча да дөньядагы иң авыр чәкчәк булып, Казанда рекорд куелды. Аның авырлыгы – 4 тонна 509 килограмм иде.
Гигант чәкчәкне әзерләүдә катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов сүзләренчә, десертның биеклеге дүрт катлы бинага тиң. Чәкчәкне ясауда профессиональ пешекчеләр генә түгел, Казанда яшәүче гади кешеләр дә катнашкан.
Чәкчәктән манара төзелеп беткәч, Россиянең гастрономия рекордлары хөкемдары аның биеклеген теркәү өчен иң югары ноктасына күтәрелде һәм рекорд куелуны раслады.