Чаллыда фирма җитәкчесен ирегеннән мәхрүм иттеләр

  • 31.03.2026 09:21
Чаллыда фирма җитәкчесен ирегеннән мәхрүм иттеләр

Хатын-кыз 3 елга колониягә җибәреләчәк.

Чаллы шәһәр суды «Мировой тур +» туристлык агентлыгы җитәкчесе Марина Петровага карата хөкем карары чыгарды. Ханым РФ Җинаятьләр кодексның 159нчы «Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Ул алдау юлы белән вазифасыннан явызларча файдаланып 127 кешегә зыян салган. «Мировой тур+» ҖЧҖ аша туристик юлламалар саткан.

Тикшерү версиясе буенча, ул 13 927 894 сум акча урлаган. Зыян күрүчеләр аны булачак сәяхәт өчен түләгән, ә «Мировой Тур+» үз йөкләмәләрен үтәмәгән.

Суд хатын-кызны өч елга ирегенннән мәхрүм итү турында карар кабул итте. Хатын-кыз 3 елын гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк. Аны суд залында кулга алдылар.

Хөкем карары әле гамәлгә кермәде.

Дәүләт тикшерүчесе Марина Петровага 500 мең сум штраф белән 6 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрүне сораган иде.