Татарстан кышын автомобильдә сәяхәт итү өчен иң кулай төбәкләр исемлегенә кергән

  • 04.03.2026 09:17

Татарстан быел кышын арендага алынган автомобильдә йөрүне күздә тотып килүче туристларны иң еш кабул иткән төбәкләр исемлегенә кергән.

“ТАСС” “Авито Авто” һәм “Путешествия” экспертлары төзегән рейтинг мәгълүматларына таянып язганча, Краснодар крае бу җәһәттән лидер булып кала (арендатор-туристларның 56 проценты әлеге өлкәгә туры килә). Шуннан соң Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Ставрополье (72%) һәм Мурманск өлкәсе (65%).

Республика ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр арасында 10 нчы урынга чыккан. Татарстанда автомобильне арендага алып торган туристлар өлеше 26% тәшкил иткән. Бу – Мәскәү һәм Санкт-Петербург күрсәткече чамасы (27шәр процент), әмма Дагыстан (39%) һәм Новосибирск өлкәсенекеннән (39%) кимрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Ашыгыч ярдәм яңача эшли башлады

Хәзер «103» номерына шалтырату бердәм үзәктә кабул ителә, дип хәбәр бирә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай ...

9 Майда Казанда кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә һәм җәмәгать транспорты эше көчәйтелә

Җиңү көнендә Казанда җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк, ә берничә урамда бәйрәм чараларын әзерләү һәм узд ...

Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә катнашты

Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ите ...

Миңнеханов: Хәзерге катлаулы шартлардаҗитештерүләрне үстерү өчен шартлар тудыру мөһим»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар ...

Татарстанда язгы культураларны чәчү башланды

Лениногорск муниципаль районында борчак чәчү башланды, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчүгә кереш ...