Татарстанда бер эшсез кешегә 14 эш урыны туры килә

  • 30.03.2026 15:28

Татарстанның хезмәт базарында ике айда эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе һәм эш бирүчеләрнең кадрларга югары ихтыяҗы күзәтелә.

Бу хакта Татарстан мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел башыннан республика мәшгульлек үзәгенә эш эзләүдә ярдәм сорап 3,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 1 343 кеше, ягъни мөрәҗәгать итүчеләрнең 37 проценты, эшкә урнаштырылган. Март башында 3 716 кеше рәсми рәвештә эшсез статусына ия булган. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Төбәктә эшчеләргә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары булып кала. «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында 52,4 мең вакансия урнаштырылган. Һәр эшсез кешегә 14 эш урыны туры килә.

Кадрлар кытлыгы бигрәк тә төзелеш өлкәсендә сизелә. Республикадагы барлык вакансияләрнең 59 проценты әлеге тармакка туры килә. Аннан соң иң күп буш эш урыннары сәнәгать өлкәсендә күзәтелә (16 процент). Өчлеккә шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсе керә (6 процент). Вакансияләрнең 4әр проценты сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә, 3 проценты транспорт өлкәсендә тәкъдим ителә, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте ...

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә – Сухумда узачак Сабантуйда катнашырга килде. Бә ...

Кардиолог эссе көннәрдә нинди очракларда “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәклеге турында әйтте

Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көчле эсседә йөрәк һәм ка ...

Чит илдә ял итү чир белән яный: табиблар нәрсәдән сакланырга кирәген әйтте

Җылы эзләп чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итү ...

Рәмис Мөҗипов: «Мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды»

Киләсе елда кызыбыз мәктәпне тәмамлый. 2027 елдан педагогик белгечлекләр буенча укырга керергә җыенучыларның барысы да т ...