Кизләү авылында яшәүче игезәк егетләр Илнур белән Ильяс Абдуллиннарның аякларына операция ясату өчен акча җыю башланган иде.
Битараф булмаган күп кенә кешеләр ярдәмгә ашыга. Шул изге эшкә Нурлатның хоккей сөюче ир-егетләрен берләштергән һәвәскәрләр командасы да үз өлешен кертте. Бу командада авылдашым Артур Айсин да бар.
Яңа Чишмә районында узган ярышларда Нурлат командасы икенче урынны яулады. Призга бирелгән акчалата бүләкне алар мохтаҗ гаиләгә юнәлтте – Илнур һәм Ильяс Абдуллиннар исәбенә салдылар. Менә шундый батыр йөрәкле, битараф булмаган егетләребез булганда, Ильяс белән Илнурга ярдәм итеп, аларның гомерләрен саклап кала алабыз.
Гөлия Галямова, Нурлат районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе