«Бу гаилә монда кирәк»: Олег Морозов Нурлатта медикларга торак сертификаты бирү карарын аңлатты

«Бу гаилә монда кирәк»: Олег Морозов Нурлатта медикларга торак сертификаты бирү карарын аңлатты

  • 03.03.2026 10:39

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң фикер алышу уяткан вакыйгага — Нурлат районында медицина хезмәткәрләре гаиләсенә торак сертификаты бирү мәсьәләсенә аңлатма бирде.

Парламентарий үзенең сайлау округына — Нурлат шәһәренә барып, хәлне шәхсән өйрәнүен белдерде.

— Мондый очракларны объектив, намуслы һәм ачык итеп карарга кирәк. Мин барлык документлар белән таныштым, кирәкле сорауларны бирдем, — дип ассызыклады ул.

Депутат сүзләренчә, торак сертификатын Нурлат районында сигез ел яшәүче һәм торак алу өчен чиратта торган Россия гражданнары гаиләсе алган. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.

Ир — табиб-уролог Абдукодир Назриев, ул 2017 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә килгән. Кадрлар кытлыгы шартларында профильле белгечнең килүе районда медицина ярдәменең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек биргән. Аның хатыны шәһәрнең 4 нче мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли.

Морозов билгеләп үткәнчә, Нурлат районында табиблар белән тәэмин ителеш нибары 66 процент тәшкил итә. Табиблар һәм шәфкать туташлары ставкаларының өчтән береннән артыгы бүгенге көндә вакантлы.

— Бу гаилә монда кирәк, — дип белдерде депутат.

Аның фикеренчә, кабул ителгән карар законлы һәм район халкы мәнфәгатьләренә туры килә.

— Дөрес, чөнки районга табиб-белгечләр кирәк. Дөрес, чөнки бу — безнең ватандашларыбыз, Татарстан территориясендә яшәүче Россия гражданнары. Дөрес, чөнки законның барлык таләпләре үтәлгән, — дип ассызыклады ул.

Депутат искәртүенчә, бирелгән сертификат торак бәясенең 35 процентын гына каплый. Калган өлешен гаилә үз хисабына түләргә тиеш.

— Алар монда яши, эшли, хезмәт хакы ала һәм салым түли. Бу — безнең республика халкы, — дип өстәде Морозов.

Ул шулай ук районда гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә күп балалы гаиләләргә 140 тан артык торак сертификаты бирелүен хәбәр итте.

Моңа кадәр Нурлат районы хакимияте дә аңлатма биргән иде. Муниципалитет мәгълүматларына караганда, социаль түләүләр программасы федераль һәм республика законнары кысаларында гамәлгә ашырыла, ә карарлар чират һәм билгеләнгән критерийлар нигезендә кабул ителә.

Быел сертификатны Назриевлар гаиләсе алган. Өстенлекле хокук аларга дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүләре сәбәпле бирелгән.

— Сүз безнең җирле хастаханәнең квалификацияле белгече турында бара. Ул көн саен район халкына медицина ярдәме күрсәтә, — дип билгеләп үтте Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев.

Абдукодир Назриев хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган, пациентлардан уңай бәяләмәләр һәм рәхмәт сүзләре ала. 2023 елда халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә ул нурлатлылар тарафыннан «Иң яхшы яшь табиб» дип танылган.

Шулай итеп, хакимият вәкилләре һәм депутат фикеренчә, кабул ителгән карар районның медицина системасын ныгытуга һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

«Эта семья нужна здесь»: Морозов объяснил решение о выдаче сертификата медикам в Нурлате