7 май — Радио көне уңаеннан Казанда гадәти булмаган трамвай йөрде. «Болгар радиосы» 5 нче маршрут трамвай эчендә «Караоке-трамвай» акциясе оештырды. Аның кысаларында пассажирлар трамвай эчендә җырладылар, биеделәр, татар эстрадасы җырчыларының концертын карадылар.
Халыкның күп өлешен көндезге 11дә Академик Арбузов тукталышыннан алып китәргә тиеш иделәр. Сәгать 11 тулып 5 минут узды, ә трамвай һаман күренми. Бәйрәмгә дип килгән Ринат абый: «Халык бигрәк күп җыелган, инде бөтенебез дә сыярбыз микән», – дип кайгыра.
Сәгать 11:19. Халык һәр килгән 5 нче маршрут трамвае янына килеп карый. Тик безгә кирәклесе булып чыкмый. Чираттагысын көтәбез.
Сәгать 11:23не күрсәткәндә моңа кадәр тыныч кына торган кешеләр арасында да борчылу арта башлады. Бер апа, трамвайның соңга калуына аптырап: «Булмады инде бу, кайтып китәсе генә кала. Пешмәгән-оешмаганнар», – дип тә сүгеп алды. Үзе китмәде, көтүен дәвам итте.
Әллә теге апаның сүзләрен ишетепме, берничә минуттан бәйрәм трамвае килеп җитте. Ишекләр ачылды, халык трамвайга керде. Эчтә исә «Болгар радиосы» хезмәткәрләре һәм артистлар каршы алды.
«Озак көттек!» – диде кемдер керүгә.
«Озак көттегезме? Кайтып китмәгәнсез бит! Без дә сезне көттек!» – дип җавап кайтардылар оештыручылар.
Шул мизгелдән соң моңа кадәр булган бөтен ризасызлык онытылды, бәйрәм трамвае җыр-моң белән кузгалып китте.
Иң беренче булып Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев чыгыш ясады. Беренче башкарган җыры «Трамвайчы кыз» иде. Шуннан соң Илшат Сафин, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова җырларын да тыңладык. Рәзил Камалов гармун уйнап, халыкны җырлатты.
Тимер юл вокзалы тукталышында артистлар составы алышынды. Трамвайга Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар керде.
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров җыр башкарыр алдыннан «Трамвайда җырлаган юк иде әле», – дип бүлеште.
Алсу Фазлыева да беренче тапкыр трамвайда җырлавы турында сөйләде.
Бу бит эксклюзив. Бу сәхнә түгел. Бу Сабантуй мәйданы да түгел. Бу – трамвай. Миңа калса, бөтен артист та бүген беренче тапкыр трамвайда җырлагандыр. Асаф Вәлиевтан кала. Безгә яңа тәҗрибә. Безнең өчен яңа, кызыклы вакыйга. Шушы вакыйгада катнашуыбызга чиксез шатбыз. Әлбәттә, радио елдан ел яңа креатив идеяләр уйлап чыгара. Радиода алар беренче шундый тәҗрибә ясаганнардыр, – диде ул.
Акциядә Кукмара, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан килгән апа-абыйлар да булды. Гөлфизә Хәйретдинова исә Ульяновск өлкәсеннән килгән иде.
Барлык алып баручыларны да яратам. Бик матур бәйрәм оештырганнар. Күңелем ачылды. Бик яратып килдем. Кызым белән килдем. Үзем бик җырларга яратам. Рәхәтләнеп кушылып җырладым, – дип бүлеште ул.
«Болгар радиосы» алып баручысы Эльвира Вильдан сүзләренчә, бүгенге бәйрәм Казан халкы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә зур вакыйга булган.
Бүген Радио көне. Һәм «Болгар радиосы» Казанда яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен Татарстан халкы өчен зур бәйрәм оештырды дияргә була. Чөнки биредә Казан шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, чит төбәкләрдән дә хәтта килүчеләр бар иде. Менә әле таблога күз салдым. Урамда +26 градус дип күрсәтә. Ә трамвай эчендә гомумән +32 градус. Без инде хәзер ничә сәгать җырлашып, биешеп барабыздыр. Трамвай кире үзенең депосына кайта. Бер әйләнеш ясады, диләр. Ышанып та булмый. Шундый күңелле, шундый рәхәт. Радио тыңлаучыларыбызның шундый ягымлы карашлары, безне сагынып көтеп алулары тагын да эшләргә куәт өсти. Бик күңелле. Рәхмәт «Болгар радиосы»на. Рәхмәт безнең тыңлаучыларыбызга. Чөнки алар булмаса, без булмас идек. Радио көне белән барыбызны да, – диде ул.
Шундый эссе көндә трамвайда шәһәр әйләнәбез дигән фикергә башта бераз сәерсенеп караган идём. Хәер, трамвай эчендә урыны белән бик кысан һәм эссе булса да, бәхеткә, беркем дә хәлдән таеп егылмады. Исән-сау гына бер тулы әйләнеш ясап, Ветеринария академиясе тукталышында төшеп калдык.