Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк: 10–14 июньдә триатлон аркасында юллар ябыла

  • 05.05.2026 04:32

Казанда триатлон буенча Россия беренчелеге узу сәбәпле, 10–14 июнь көннәрендә шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләү планлаштырыла.

Аерым алганда, 12, 13 һәм 14 июньдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә Сибгать Хәким урамына (Декабристлар урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына кадәр) керү вакытлыча ябылачак.

Моннан тыш, 11 июнь 20:00 сәгатьтән 14 июнь 15:00 сәгатькә кадәр әлеге участокларда стартларны оештыруда катнашмаган транспорт чаралары өчен хәрәкәт итү һәм шәхси мобильлек чараларын (самокатлар һ.б.) парковкалау тыелачак.

Шәһәр халкына һәм кунакларга алдан маршрутларын планлаштырырга һәм вакытлыча чикләүләрне исәпкә алырга киңәш ителә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.