Бер атна эчендә Татарстанда кайбер продуктларның бәясе арзанайган

  • 03.04.2026 05:22

23-29 март атнасында Татарстанда бәрәңге 3,49%ка – килограммы 44,84 сумга кадәр арзанайган. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Алма бәясе 1%тан артыкка кимегән – 135,82 сум, кыяр – 204,22 сумга кадәр, аш чөгендере бәясе 38,36 сумга кадәр төшкән. Башка продукт категорияләреннән эремчек 2,34%ка арзанайган – 466,74 сумнан 456,06 сумга кадәр, маргарин 1,16%ка – килограммы 268,26 сумнан 265,23 сумга кадәр, пешкән колбаса 1,2%ка – 520,14 сумнан 514,35 сумга кадәр, сосиска һәм сарделька 1,99%ка – 467,72 сумнан 457,92 сумга кадәр арзанайган.

Шул ук чорда кайбер азык-төлек товарлары, киресенчә, кыйммәтләнгән. Мәсәлән, кишер 1,33 сумга кыйммәтләнгән – 47,33 сумга кадәр, помидор бәясе 1,79%ка – 273,59 сумга кадәр арткан. Шулай ук тары бәясе 1%тан артыкка үзгәргән – килограммы 44,46 сумга кадәр, тоз һәм кара байховый чәй – килограммы 17,3 һәм 1215,05 сумга кадәр, каймак – килограммы 309,55 сумга кадәр арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продуктларны түбәнрәк бәягә сатып ала ала. Өч атна эшләү дәверендә сатып алучылар алардан 283 млн сумлык продукция сатып алган. Аларны үткәрү «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

v

Юрист июльдән пенсия рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген аңлатты

2026 елның 7 июленнән пенсия рәсмиләштерү җиңеләйде: хәзер күпчелек гражданнар өчен паспорт һәм СНИЛС җитә. Калган мәгъл ...

Татарстан потратил более 20 млрд рублей на нацпроекты за первое полугодие 2026 года 16/07/2026 – Новости

По итогам первого полугодия 2026 года Татарстан освоил 20,6 млрд рублей в рамках национальных проектов — это 38 ...

Республикада кош аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итә башладылар

Татарстанда аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Аучылык планлаштырылган райо ...

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат тех ...

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте ...