Табиб симерүгә каршы көрәшүнең сәер, әмма нәтиҗәле ысулын аңлатып үткән

  • 04.03.2026 06:09

Артык авырлыкка, целлюлитка каршы үзеңне таяк белән җиңелчә генә “кыйнап” көрәшергә мөмкин.

Мондый ысул инде безнең борынгы бабаларыбызга ук мәгълүм булган ди. Табиб-реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Мария Коновалова aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үзеңне ничек дөрес “кыйнарга” икәнен аңлаткан.

Белгеч иң элек үз-үзеңне шулай “тәртипкә салуның” кайберәүләргә рөхсәт ителмәвен билгеләп үткән. Мәсәлән, психик авырудан, яман шеш, тромбофлебит, уртача һәм авыр дәрәҗәдәге хроник авырулардан интегүчеләргә, операциядән соңгы соң, веналары киңәйгән, тән тиресендә эренле авырулары булган кешеләргә әлеге ысул ярамый. Моның өчен кыскарак кына шома таяк булса, шул җитә. “Кытай медицинасында таяк белән үзеңә суккалау тирән мәгънәгә ия. Агач – язын үсә башлый торган табигый элемент. Аның тамырларын тукландыру өчен язгы су кирәк.

Агач таяк белән “кыйнау”, кышкы сүлпәнлектән соң тәнне уятып, андагы сыекчаларның хәрәкәтен көчәйтә, – дип сөйләп үткән белгеч. Табиб әйтүенчә, агачны тәнгә тидерү бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген көчәйтә. Тәнгә, авырттырмыйча гына, мөстәкыйль рәвештә суккаларга кирәк. Башка, кул яки аякларга, арт санга, җилкә, тәннең алгы өлешенә генә суккаларга мөмкин. Ә инде баш түбәсеннән алып, аякларга кадәр бөтен тәнне шулай таяк белән “йөреп” чыгу тулы кыйммәтле савыктыру сеансына әйләнә.

“Үз-үзеңә көн сан шулай җиңелчә генә суккалау файдалы. Шуннан соң бөтен тәнгә җылылык һәм җиңеллек тарала. Ә бу целлюлитны киметүгә генә түгел, ябыгуга да ярдәм итә “ , – дип йомгак ясаган реабилитолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Казанда Чех базарын төзекләндерү эшләренең кайчан төгәлләнәчәге турында мәгълүм булды

Базарны реконструкцияләү өчен барлык рөхсәт документлары алынган, төзекләндерү эшләре 2028 елның азагына кадәр дәвам итә ...

Фәрит Мөхәммәтшин: «Биектау районы республика Рәисе куйган бурычларны уңышлы хәл итә»

Бүген район Советы утырышында Биектау районының 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рә ...

Казанда белем алучы һәр бишенче укучы мәктәпне медаль белән тәмамлый

Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан – Мәскәүдән кала 2 нче урында. 2025 елда Казан БДИ буенча Россиядәге ур ...

Казанның ике районында уртача хезмәт хакы 110 меңнән артып киткән

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында уртача хезмәт хакы 111 мең сумга җиткән. Районнарда төяп җибәрелгән продукция күл ...

Күпбалалы гаиләләрдән булган студентларга белем алуга киткән чыгымнарның 30%ын кайтарганнар

Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку өчен түләгән акчаның өлешчә компенсациясен алган. Бу ха ...