Төбәкләр арасында һава элемтәсе мәҗбүри тынлыктан соң акрынлап торгызыла.
Казан аэропортына 3 мартта иртән Дубайдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә очышларга кертелгән чикләүләрдән соң беренче самолёт төште. Бу хакта һава гаваненың онлайн-таблосы хәбәр итә.
Flydubai авиакомпаниясе рейсы Татарстан башкаласына сәгать 4:09 да кайткан. Якын Көнчыгыштагы вәзгыять кискенләшү сәбәпле төбәкләр арасында һава элемтәсе вакытлыча туктатылган иде. Көн дәвамында Казанга Дубайдан тагын ике рейс көтелә — 12:55 һәм 13:30.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк БГӘдәге низаг аркасында ил өстендәге күкне яптылар. Җавап итеп Россия авиакомпанияләре Дубай һәм Абу-Дабига рейсларның бер өлешен гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булды. Россия туроператорлары Ассоциациясе (АТОР) мәгълүматлары буенча, бу чикләүләр аркасында якынча 6–8 мең Россия туристы үз вакытында туган илләренә кайта алмаган.