Казанда Чех базарын төзекләндерү эшләренең кайчан төгәлләнәчәге турында мәгълүм булды

  • 02.03.2026 08:31

Базарны реконструкцияләү өчен барлык рөхсәт документлары алынган, төзекләндерү эшләре 2028 елның азагына кадәр дәвам итәчәк.

Озакламый Казанның Чех базарында реконструкция эшләре башланып китәчәк. Яңартылган объектны 2028 ел азагында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта «РБК-Казань» Вахитов һәм Идел буе районы хакимияте башлыгы Альберт Салихов сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, реконструкция эшләрен башлап җибәрү өчен барлык рөхсәт документлары алынган. Яңартылган базар Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итүнең яңа ноктасына әйләнергә тиеш, дип билгеләп үткән Салихов.

Исегезгә төшерәбез: Чех базары 1965 елда төзелгән. 2016 елда аның реконструкцияләнәчәге турында билгеле булды. Моңа кадәр – 2015 елның маенда, прокуратура таләбе белән, Вахитов районы суды карары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең санга сугылмавы сәбәпле, базарның эше туктатып торылды.

Базарны реконструкцияләү проекты белән 2024 елның февралендә таныштырдылар. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия хуплады.

Чех базары территориясендә, төп бинасын торгызып, сәүдә һәм ял итү өчен яңа мәйданчылар булдыру күздә тотыла. Павильон артында СССР чорындагы объектларны хәтерләткән ике катлы сәүдә рәтләрен төзү каралган.

Сүз уңаеннан, Казанның Идел буе базарын да төзекләндерергә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Фәрит Мөхәммәтшин: «Биектау районы республика Рәисе куйган бурычларны уңышлы хәл итә»

Бүген район Советы утырышында Биектау районының 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рә ...

Казанда белем алучы һәр бишенче укучы мәктәпне медаль белән тәмамлый

Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан – Мәскәүдән кала 2 нче урында. 2025 елда Казан БДИ буенча Россиядәге ур ...

Казанның ике районында уртача хезмәт хакы 110 меңнән артып киткән

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында уртача хезмәт хакы 111 мең сумга җиткән. Районнарда төяп җибәрелгән продукция күл ...

Күпбалалы гаиләләрдән булган студентларга белем алуга киткән чыгымнарның 30%ын кайтарганнар

Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку өчен түләгән акчаның өлешчә компенсациясен алган. Бу ха ...

Сәламәтлек саклау министры балалар өчен түләүле медицина хезмәтләрен бетерергә өндәде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә бар ...