Татарстан театр эшлеклеләре берлеге съездыннан хәбәрчебез репортажы
Татарстан театр эшлеклеләре берлеген алдагы биш елда Фәрит Бикчәнтәев җитәкләячәк. Кичә Актёрлар йортында үткән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге съездында делегатлар шундый карарга килде.
Аңлатып үтәм: Язучылар берлегеннән аермалы буларак, театр эшлеклеләре берлегендә һәр әгъзаның да тавыш бирү хокукы юк, тавышны бары тик театрлардан сайланып килгән делегатлар гына бирә ала. Ә делегат булып съезд булган көнне театрның буш актёрлары килә: ягъни, тамашачы яраткан «әйдәп баручы» (ведущий) актёрлар репетициядә яки гастроль-выездда булганда, азрак уйнаган өлкән яшьтәге актёрлар үзенең гражданлык/профессиональ бурычын үтәп иске/яңа председатель сайлап кайта.
Залда, чыннан да, йолдызлы актёрлар аз иде: Качаловтан Илья Славутский, Камалдан Искәндәр Хәйруллин, Чаллы театрыннан Марсель Мөсәвиров, Түбән Кама театрыннан Юрий Павлов, Әлмәт театрыннан Рафик Таһиров белән Мәдинә Гайнуллина, «Әкият»тән Дилүс Хуҗиәхмәтов...
Әйе, артистлар эшли, Татарстанның театр эшлеклеләренең иҗтимагый тормышында тотрыклылык икән һәм җитәкчелегендә үзгәрешләр көтелми икән, нишләп йөрсен инде алар?! Вакытлары юк көне буе мандат тотып залда утырырга.
Сәгать 10да башланган җыелыш кичке 5ләргә кадәр дәвам итте (1 сәгатьлек әбәт белән – делегатларга шушы тирәдәге кафеларга талоннар бирелде). Съездның көн тәртибендәге мәсьәләләр барысы да уставка нигезләнеп, һәр гамәл мандатлар күтәрелеп расланып бернинди устав бозуларсыз барды.
Съездның дәрәҗәле кунаклары буларак, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Алар җәмгыятьтә театр сәнгатенең югары ролен билгеләп сәламләү чыгышы ясадылар.
ххх
Фәрит Бикчәнтәевның үткән бишъеллыкка нәтиҗә ясалган чыгышын һәм Радик Бариевның ревизия комиссиясе чыгышын кабатлап тормыйм – аларның чыгышлары тармакта тотрыклылык булуын ассызыклады.
Ә менә РФ Театр эшлеклеләре берлеге вәкиле Андрей Артемьев чыгышыннан беркадәр өзек китерәм: «Илебез тормышында театрларның роле үзгәрүен күрәсез. Бу безнең җитәкчебез Владимир Машковның актив гражданлык позициясенә һәм күләмле эшенә бәйле. Аның хакимият органнары белән вакытлы һәм конструктив диалогы театр мәсьәләләрен дәүләт югарылыгына күтәреп фикер алышырга мөмкинлек бирде. Безне ишетеп кенә калмыйлар, безгә ярдәм итәләр, безнең белән киңәшәләр. Владимир Львович килгәч, үзәк аппаратта һәм гомумән Берлектә «перзагрузка» булды. Ачык һәм амбициоз бурыч куелды – театраль тормышның барлык процессларына катнашырга. Эшебезнең парадигмасы үзгәрде. Без хәзер региональ бүлекләр эшчәнлегенә башкача карыйбыз – без чын тормышның биредә кайнавын аңлыйбыз. Иҗтимагый инициатива белән дәүләт ярдәме – уңыш сәбәпчесе. Федераль дәрәҗәдә бу инде эшли, бу механизмның региональ дәрәҗәдә дә эшләве кирәк.
Үзәк аппарат сезнең бүлеккә аерым игътибар бирә — бу очраклы түгел. Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге – илдәге иң борынгы һәм эре бүлекләрнең берсе. 700дән артык әгъза – зур көч, бик зур кеше һәм иҗат капиталы. Сезнең бай тарихыгыз бар. Сезнең үз актёрлар йортыгыз бар – якын аралыкта аның ремонты белән шөгыльләнү планлаштырыла. Без республика җитәкчелегенең һәм Мәдәният министрлыгының театр сәнгатенә игътибарын күрәбез: яңа биналар төзелә, яңа мәйданчыклар ачыла. Үткән ел Казан югары дәрәҗәдә «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасын кабул итте – бөтен илгә театр бәйрәмен оештыру үрнәген күрсәтте. Үзәк аппарат сезнең инициативаларга ярдәм итергә тырыша – күптән түгел генә зур гына сумма бүлеп бирелеп легендар хатын-кыз Рәшидә Җиһаншинага истәлек тактасы куелды.
Шундый зур ресурс — республика җитәкчелегеннән һәм үзәк аппараттан шундый игътибар булгач, шундый зур базагыз булгач, СТДның үзәк аппараты Татарстан бүлегеннән күбрәкне көтә. Сезнең бүлек иң эре генә түгел, үрнәк булсын иде, флагман булсын иде – аңа башкалар тигезләнергә тырышсын.
Ни кызганыч, әлегә бу күренми. Без бүлек үсешендә уңай тенденцияләр күрмибез. Без билгеле бер стагнация күзәтәбез. Зур ярдәм бар – аңа тигез дәрәҗәдә нәтиҗә юк. Хәзерге вакыт өчен яңа алымнар кирәк, актив лидерлар кирәк. Өстән кушылганга кушылып китәргә әзер торган кәнәфидә утыручылар түгел, үзләре идеяләр белән чыгучылар кирәк, актив лидерлар кирәк! Иң мөһиме – яңару кирәк. Театраль сәнгать – дөньяданы иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Бу хәтерне һәм традицияләрне саклау һәм һәрвакыт яңага омтылыш. Яңа рольләр, яңа йөзләр, яңа форматлар эзләү. Без, әйдәп баручы иҗтимагый оешма буларак, яшь профессионалларга ишекләребезне ачарга тиеш. Театраль бергәлек яшәрә, технологияләр үзгәрә. Бүлек ябык клубка әйләнергә тиеш түгел, ул яшь буын өчен – иртәгә Россия театры йөзе булачак кешеләр өчен чакырып торган урынга әверелергә тиеш. Үзәк аппаратның бу вазгыятькә бәйле позициясе ишетелгәндер һәм мондагыларның барысына да аңлашылгандыр дип ышанам. Аны төзәтү өчен бүлек җитәкчелеге бөтен көчен куяр дип уйлыйм. Минем чыгышым тәнкыйть түгел, сезнең бүлек иң зурлардан берсе һәм аңа таләпләр дә зур. Бүлекнең ресурслары зуррак булган саен без сездән зуррак нәтиҗәләр көтәбез».
ххх
Берлек рәислегенә дәгъва итүчеләр икәү – Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев (2011 елдан бирле бу вазифада) һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале директоры Дмитрий Туманов. Икесенә дә 63 яшь.
Дмитрий Тумановның чыгышы көне буена сузылган съездның иң күңелле мизгелләре булгандыр. Әйтик, ул артистларның күңеленә сары май булып ятарлык тәкъдим кертте – артист спектакль чыгарган икән, аның да башка иҗат командасы кебек авторлык процентлары барырга тиеш. Артистлар сызгыра-сызгыра алкышлады. Театр директорлары дәшмәде.
Берлеккә сопредседатель кирәклеген дә әйтте – үзе кебек бер театрга да бәйле булмаган кеше, мәсәлән. Артист ипотекага фатир алганда 20 кв.м.ның акчасын кайтаруны сорады.
Ай саен иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган түгәрәк өстәлләр үткәрелүен сорады.
ВУЗлардагы һәм ССУЗлардагы педагогларның эш сыйфатын тикшерә торган комиссия кирәклеген әйтте.
Коллегаларының икътисады хокук бозулары сәбәпләрен караучы комиссия кирәклеген ассызыклады.
Ул күтәргән тагын бер темага мин дә кул куяр идём, гәрчә андый хокукым булмаса да.
Дмитрий Туманов: «Бездә татарлар (миндә дә татар каны бар – минем дворян бабам татар хатыны алган) нишләп мактаулы исемне 12 елга соңрак алырга тиешләр? Мин Томскида эшләгәндә театрда калган булсам «Россиянең атказанган артисты» исемен тәкъдим иттеләр. Ә милли республикаларда тиз генә мөмкин түгел – без соңрак алабыз. Ни өчен?»
Дмитрий Туманов Театр эшлеклеләре бинасында урнашкан (аренда) «Марусовка ресторанына ташлама да таләп итте – монысына алкышларны ишетсәгез иде!
Ябык тавыш бирүләр юлы белән Фәрит Бикчәнтәев сайланды – 153 бюллетень алынып 118 делегат тавыш биргән. Димәк, Мәскәүдән килгән иптәш яшь буын дисә дә, делегатлар 63 яшьлек ике кандидат арасыннан яшьрәген сайлый алмаганнар. Чөнки бар булганы шул иде.
«Театр катлаулы чор кичерә. Беренче урында иҗат кала дип саныйм. Минем өчен драма театры актёры тулы хокуклы иҗатчы, башкаручы гына түгел. Алда зур эшләр көтә», диде Фәрит Бикчәнтәев һәм үзенә ышаныч белдергәннәргә рәхмәтен әйтте. Озак итеп үзенең урынбасары Эльмира Фәтхуллинага рәхмәт укыды.
Аннары контроль-ревизия комиссиясе, 8 кешедән торган идарә, РФ Театр эшлеклеләре берлеге съездына депутатлар сайланды. Дөресрәге, Бикчәнтәев һәм аның командасы тарафыннан алдан билгеләнгән фамилияләрне бюллетеньнарга кертергә ачык тавыш биреп, аннары шул фамилияләр буенча ябык тавыш бирелде.
Фәрит Бикчәнтәевның командасы, ул сайлаган идарә (үзе әйткәнчә, «эш атлары»): Эдуард Баһаветдинов (Казан дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары), Илнур Гайниев (Кариев театры директоры), Илгиз Зәйниев (Камал театрының сәнгать җитәкчесе, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, режиссёр, РФ Театр эшлеклеләре берлеге сәркатибе), Олег Кинҗәгулов (Чаллы театры сәнгать җитәкчесе), Руфина Таҗетдинова (Казан театр училищесы директоры), Эльмира Фәтхуллина (үз урынбасары, Актёрлар йорты директоры), Диләрә Хөсәенова (Качалов театрының сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, башкарма директор), Гүзәл Шакирҗанова (Казан ТЮЗы актрисасы).
Шулай итеп, Татарстанда Казаннан читтә 6 дәүләт театры һәм берничә муниципаль һәм хосусый театрлар була торып, нибары бер вәкил – Олег Кинҗәгулов. Бер Олег Мәдиярович театрларның бар гозерләрен җиткерә һәм идарәдә каралып хәл итүгә алып бара алырмы? Бер үзенә генә авыр булмасмы?
Аннары үзе иҗатчы дип сөйләсә дә, идарәдә барысы да диярлек җитәкче (бер актрисадан кала) булуы да бераз сәерсендерә. Әлбәттә, театр сәнгатендә барысы да иҗатчы, җитәкче дә шул исәптән, ә шулай да... Дмитрий Туманов исә гел татар фамилияләре булуына игътибар юнәлтте, гәрчә болар арасында татар телле берничә кеше генә булса да.
Контроль-ревизия комиссиясенә Ленур Зәйнуллин (Әтнә театры директоры), Фәнис Мөсәгыйтов (Тинчурин театры директоры), Дмитрий Туманов (»Созвездие-Йолдызлык») сайланды.
Ә инде Мәскәүгә барасы делегатларга килгәндә, Фәрит Бикчәнтәев үзе, Елена Гельманова (Казан ТЮЗы), Олег Кинҗәгулов (Чаллы театры), Илья Славутский (Качалов театры), Эдуард Баһаветдинов барачак.